tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид узды
Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид узды

Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид узды

Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (21нче сентябрьдә) Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчетендә пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарада төрле яшьтәге 150дән артык дин кардәшебез, шул исәптән балалар, күпләгән милләт вәкилләре катнашты. Кунаклар арасында шулай ук галимнәр, имамнар, татар зыялылары, әдәбият белгечләре бар иде. Мәүлид ән-Нәби татар гореф-гадәтләрен саклап мәчетнең имамы Габдрәүф Зәбировның тырышлыгы белән үткәрелде. Ул мөселман кардәшләребезгә Рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре хакында нәсыйхәтләрен җиткерде. Вәгазьдән соң катнашучылар иске татар телендә Сөләйман Чәләбиның “Вәсиләтүн-нәҗәт” (“Котылу вәсиләсе, сәбәбе”) касыйдәсен башкарды, гарәп телендә “Мәкъбүлә салаваты” әйтелде – аны элек барлык татар авылларында укыганнар, шулай ук фарсы телендә касыйдә әйтелде. Һәрбер катнашучы мондый кичәләрнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауда мөһимлеген билгеләп узды. Алар билгеләп узганча, бер табынга җыелу – мөселманнарның бердәмлек үрнәге булып тора, чөнки алар, Пәйгамбәребезнең  ﷺ сөннәтенә иярергә омтылып һәм өммәтне берләштереп, Аллаһ Илчесенең ﷺ тормыш юлын данлыйлар.

Мәүлид кысаларында мавыктыргыч викторина үткәрелде, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортыннан китаплар, төрле товарлар сатып алу һәм хезмәтләрдән файдалану өчен сертификатлар тапшырылды. Бүләкләр арасында Габдрәүф Зәбировның яңа китаплары: “Семейная энциклопедия с доказательствами”, “Жизнь сердца в свете Корана и сунны” һәм “Ислам фикере офыклары” бар иде.

Кичәдә Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы язылган буклетлар таратылды.

Моннан тыш, Мәүлид кичәсенә килүчеләр татар халык ашларыннан – шулпадан һәм кабартмадан авыз итте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*