tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без дә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттек
Без дә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттек

Без дә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттек

Николаевка район үзәге мәчетендә Мәүлид аена, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) дөньяга килү көненә багышланган мәҗлес узды.

Күркәм мәҗлестә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.а.в.с.) олуглап һәм хөрмәтләп салаватлар әйтелде. Шулай ук Мәүлид ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр яңгырады.

Мәхәлләбез имам-хатыйбы Равил хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлы, динебезне тарату юнәлешендә куйган олуг хезмәтләре турында вәгазь сөйләде. Аннары Кыямәт көнендә барча мөселманнарга да Рәсүлебезнең шәфәгатенә, ягъни яклавына ирешергә насыйп итүен теләп дога кылдырды. Ул җир йөзендә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешүгә өметләнеп, игелекле гамәлләр кылып, яхшылык эшләп, кешеләрне хөрмәт итеп яшәү кирәклеге хакында да аңлатты.

Равил хәзрәт дин кардәшләребезне Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) үрнәк алып яшәргә һәм бала-оныкларыбызны да аның үрнәгендә тәрбияләргә өндәде.

Зөбәйдә АЛЕЕВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*