tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды
“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды

“Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды

17 октябрь, Башкортстанның Борай районында танылган язучы, Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Рәфига Усманованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Юбилярны котларга Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Массакүләм мәгълүмат чаралары идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов, Уфа шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете мәхәлләсенең Мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һ.б. рәсми кунаклар килгән иде.

Үз чыгышында Марс Тукаев Башкортстан татарларының милли мәдәният һәм сәнгатькә керткән өлешен югары бәяләп Рәфига Усмановага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы исеменнән «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*