tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдрәсәләр арасында узучы V Коръән бәйгесе барлык кешеләр өчен ачык
Мәдрәсәләр арасында узучы V Коръән бәйгесе барлык кешеләр өчен ачык

Мәдрәсәләр арасында узучы V Коръән бәйгесе барлык кешеләр өчен ачык

Җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (5нче ноябрьдә), Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман уку йортлары студентлары арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Теләгән һәр кеше әлеге вакыйганың шаһитләре була ала: аны карарга һәм Коръән тыңларга якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез!

Исегезгә төшерәбез, әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнашачак.

Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша, бер командада – 5 кеше.

Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирәчәк. Алар арасында – Коръән һәм Сөннәт буенча дөньякүләм оешманың вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе шәйх Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*