tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кара генерал” Даян Мурзин истәлегенә түгәрәк өстәл оештырылды
“Кара генерал” Даян Мурзин истәлегенә түгәрәк өстәл оештырылды

“Кара генерал” Даян Мурзин истәлегенә түгәрәк өстәл оештырылды

6 ноябрь көнне, Башкортстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте;
Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш һәм Көнбатыш районнарындагы татар тарихын өйрәнүчеләрнең «Беловоложье»берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты берлегендә Дүртөйледә бөек каһарманыбыз, “Кара генерал” Даян Мурзин истәлегенә түгәрәк өстәл оештырылды.

Утырыш төрле чыгышлардан торып, чараны Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов, һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче Илфир Котдусов модерацияләделәр.

Җәмәгатьчелек каршында Даян Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, бертуган энесе Роберт Мурзин, Марат Кәлимуллин, КДЭУның тарих һәм педагогика кафедрасы өлкән укытучысы, Тарих институтының яңа тарих бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Илнар Гарифуллин, РФ һәм Башкортостан Журналистлар берлеге әгъзасы, БР Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева, юрист, 2010-2020 елларда Дүртөйле районы районара прокуроры Динар Шакиров, Кушнаренко көллиятендә укучы студентлар телмәр тоттылар.

Төштән соң Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлегенең баш фәнни белгече Хәлим Абдуллин “Урал буе татарлары 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 еллардагы рус армиясенең чит ил походларында”; Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова,
“1920-1930 елларда ТАССР һәм БАССР татар язучыларының үзара мөнәсәбәтләре турындагы мәсьәлә”; Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова, “Башкорт АССР татарларын өйрәнү тарихының актуаль проблемалары»; Башкортстан татарлары туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов “Урал буе татарлары: этномәдәни һәм социаль-икътисадый тарих аспектлары” китабын тәкъдир итү
(XVI-XXI гасырлар)» һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Вакыйгада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә катнашып, оештыручыларга вәкиллекнең рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*