Бүген “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясенең икенче көне. Чарада “Ак калфак” оешмасы вәкилләре актив катнашалар.
Акциянең төп максаты булып татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру тора.