Бүген, 13 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пресс-конференциясе булды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
-XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы бу елны 3 көнлек программа нигезендә оештырыла. Без илебезнең 60 төбәгеннән һәм 14 чит илдән барлыгы 400 эшмәкәр катнашуын көтәбез. Җыенның төп максаты – Казанда дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар эшмәкәрләрен бер мәйданга туплау, – дип билгеләп узды ул. Шулай ук Данис Шакиров форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачагын сөйләде.
Форум программасы кысаларында Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Әлеге сәфәр турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов сөйләде.
Бу шәһәргә ел саен бик зур күләмдә яшәү шартларын яхшырту өчен өчен финанслар кертелә. Ул үз вакытында экологик яктан, яшәү шартлары буенча авыр хәлдәге шәһәр иде. Бүген анда кардиналь үзгәрешләр бар, – дип ассызыклады ул.
“Безнең Менделеевск шәһәренә баруыбыз юкка гына түгел. Монда Россиядән, чит илләрдән киләчәкләр, кемдер инвестияцияләр кертергә теләр, бәлки”, дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.