tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенең җиде татар авылына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гуманитар ярдәм таратылды
Омск өлкәсенең җиде татар авылына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гуманитар ярдәм таратылды

Омск өлкәсенең җиде татар авылына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гуманитар ярдәм таратылды

12 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенең 7 татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәм Әбәркүл авылына китерелгән иде. Бүген азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар калган авылларга да таратылды. 

Ярдәм җыю Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, 8 майда Омск өлкәсе Усть-Ишим районында дамба өзелде. Меңләгән йортны су басты, кешеләр вакытлыча тораксыз һәм азык-төлексез калды. Су киткәч, кешеләр йортларына кайта башлады. Вәзгыять яхшырды, әмма фаҗига нәтиҗәләре әле һаман үзен сиздерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*