tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның юбилей кичәсе узды
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның юбилей кичәсе узды

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның юбилей кичәсе узды

Кичә, 18 ноябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның юбилей кичәсе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты.

Разил Зиннәтуллин, юбилярның иҗатын югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук Зиннур Мансуровны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башкалар килгән иде.

Мансуров Зиннур Мөҗип улы 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа.

1972 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1974–1983 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында информация һәм спорт бүлеге хәбәрчесе. 1983–1986 елларда – «Казан утлары» журналының әдәбият бүлеге мөхәррире. 1986–1990 елларда – «Татарстан» дәүләт радио һәм телевидение компаниясендә әдәби тапшырулар баш мөхәррире. 1990–1995 елларда – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. 1995–2014  елларда – «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире.

Татарстанның халык шагыйре. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан ПЕН-үзәге әгъзасы.  Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*