Бүген, 27 ноябрь көнне, Әгерҗе мөхтәсибәтенең Иж-Буби авылында Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, галимнәр, дин әһелләре катнашты.
– Мөхлисә Буби мирасын өйрәнүне торгызу буенча шактый зур эшләр эшләнә. Әлбәттә, әле эшлисе дә эшлисе… Без әлеге эш өчен барыбыз да җаваплы. Үзебезнең биредә катнашуыбыз белән дә әлеге мәсьәләне тагын да югарырак яссылыкка чыгарабыз, – диде Данис Шакиров, конференция катнашучыларын сәламләп.
Бу чара Татарстан мөфтиятенең актив ярдәме белән оештырыла һәм икенче тапкыр үткәрелә – алдагы конференция 2019 елда мәгърифәтченең 150 еллыгына багышланган иде. Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әгерҗе мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты, Иж-Буби авылы тарихы музее, «Бубилар мирасын торгызу» иҗтимагый оешмасы оештыра.
Чара Мөхлисә Буби мирасын, авыл мәдрәсәсе тарихын һәм аның Идел-Урал төбәгендәге тарихи әһәмиятен өйрәнүгә багышланды. Конференциядә галимнәр XIX-XX гасырлар чигендә мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге активлыгы һәм аларның Россия мөселман өммәте үсешенә керткән өлеше белән бәйле мөһим темалар турында фикер алышты. Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роленә, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуына аерым игътибар бирелде. Җыенда катнашучылар авыл тарихы, мәчетләр, мәдрәсәләр һәм мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеге, шулай ук аларның татар-мөселман традицияләрен саклауга йогынтысы турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Мөхлисә Буби – беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя. 1869 елның 5 мартында (иске стиль белән 21 февральдә) Нократ губернасының Сарапул өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Әгерҗе районы) Иж-Буби авылында мулла гаиләсендә туа. 1917 елның I Бөтенроссия мөселман корылтаенда Мөхлисә Буби Мөселманнар диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, беренче хатын-кыз казыйларның берсе була. Шул вакыттан бирле ул Уфада эшли, Мөселманнарның диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеген җитәкли, метрика кенәгәләрен алып бара, гаилә мәсьәләләрен җайга сала һәм дәгъват белән шөгыльләнә.
1937 елның 30 ноябрендә Мөхлисә Буби НКВД тарафыннан “Башкортостанның контрреволюцион фетнәчел милләтчел оешмасы”нда катнашуда гаепләнә һәм атарга хөкем ителә. Мөхлисә абыстай 68 яшендә 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Әмма БАССР Югары Суды Президиумының 1960 елның 23 маендагы карары нигезендә, Мөхлисә Буби аклана һәм вафат булганнан соң реабилитацияләнә.