tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Йөрәкләр балкышы” дип исемләнгән әдәби очрашу узды
“Йөрәкләр балкышы” дип исемләнгән әдәби очрашу узды

“Йөрәкләр балкышы” дип исемләнгән әдәби очрашу узды

Шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә “Йөрәкләр балкышы” дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Анда төбәгебездә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрәләр – Хабибә (Рита) Имаметдинованың “Аллаһыга шөкер” дип аталган җыентыгы һәм Динә Сафинаның “Бесценна женщина покорная Богу” дигән китабы укучыларга тәкъдим ителде.

Әдәби кичәне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул яшь каләм осталарының иҗатларына соклануын белдереп, киләчәктә китапларын нәшер итү, шигырьләрен Казан журналларында бастырып чыгару өстендә эшләргә киңәш итте. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Хабибә белән Динәнең татар әдәбияты дөньясына тәүге адымнарын милли газета битләрендә ясаулары турында сөйләде. Алар үзләренең иҗат җимешләрендә Аллаһыны олуглауны беренче урынга куялар, әсәрләре белән кешенең иманын ныгыталар, калебен сафландыралар, аны яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итәләр, диде ул.

Ә мөхтәрәм кунак – Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, М.Җәлил һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рифат Сәлах Сембер шагыйрәләренең яңа гына табадан төшкән китаплары бик тә үзенчәлекле булуын ассызыклады. Алар дин турында искиткеч матур итеп язалар, Аллаһыны зурлыйлар, Пәйгамбәребезне мактыйлар, диде үзе дә гомер буе динисламга мәдхия җырлаучы иманлы әдип. Ул тирән мәгънәле шигырьләрен яңгыратып, Сембер татарларын телебезне, динебезне күз карасыдай саклап яшәргә өндәде.

Шәһәребезнең “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы, 32 нче мәктәпнең дин дәресләре укытучысы Абдулкәрим хәзрәт Хөснетдинов халыкка бай эчтәлекле вәгазен ирештерде. Ул рус мохитендә үсеп, татар телен үз теләге, үз тырышлыгы белән өйрәнгән икән. Газиз ана телебезне өйрәнү һәм аны бала-оныкларыбызга өйрәтү – безгә йөкләнгән изге бурыч, ата-бабаларыбыз тапшырып калдырган әманәт, диде ул. Мөхтәрәм хәзрәт сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисен дә китерде. “Син шигырь яз, динсезләр сафларын боз”, диелгән анда. Димәк, халыкны шигьри сүз ярдәмендә тәрбияләү файдалы, игелекле гамәлләрдән санала.

Ә Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов яшь каләм ияләре Динә Сафина белән Марсель Әхмәтҗановка Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсенең таныклыкларын тапшырды. Сафларыбыз ишәюенә, безнең арабызга яшь талантлар килүенә чиксез шатланабыз, диде олпат шагыйрь.

Чынлы районы Кәшә авылы мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллин халыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән шундый очрашуларны, язучылар катнашында әдәби кичәләрне өлкәнең татар авылларында да үткәрергә тәкъдим итте. Сембер төбәге шагыйрьләрен кунакчыл Кәшә җирендә көтеп калабыз, диде хәзрәт. Ул бәйрәм кунакларын үзенең шигырьләре белән дә сөендерде.

17 нче милли китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина библиотека белән тыгыз элемтәдә торулары, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен Хабибә белән Динәгә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Китап укучыларыбыз аларның шигырьләрен бик тә ярата, чөнки алар саф вә пакь динебез турында яза, диде ул.

Аннары Самира Кәримова үзенең якын танышы, сердәше, иҗатташы Динә Сафинаның шигырьләрен укыды. Ә “Әл-Һидая” мәчете каршындагы мәдрәсәдә дин нигезләрен, татар телен өйрәнүче иманлы балалар Хәбибәнең әсәрләрен яңгыраттылар.

Кичәнең ахырында Хабибә белән Динә күңел түрләреннән ургылып чыккан шигырьләрен укучыга тәкъдим иттеләр. Аллаһы Раббыбызга шөкер кылыйк, рәхмәтле булыйк, Ул безне тәрбияли, бөтен нәрсә белән дә тәэмин итә, диде Хабибә. Ә күбрәге рус телендә иҗат итүче Динә үзенең әсәрләрендә, кем соң ул мөселман хатын-кызы, мөслимәләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, аның җәмгыятьтәге урыны нидән гыйбарәт, дигән сорауларга җавап эзләве хакында белдерде.

“Йөрәкләр балкышы” дип аталган әдәби очрашу яшь иҗатчыларыбызга канатлар куйды һәм халыкның иманын ныгытуга, калебен сафландыруга бәһасез өлеш кертте.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*