tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск татар мәдәният үзәгендә узган “Балачак чыршысын бизибез…” дигән бәйрәм узды

ВИДЕО: Ульяновск татар мәдәният үзәгендә узган “Балачак чыршысын бизибез…” дигән бәйрәм узды

Бу көнне чыршы бәйрәменә килгән малайлар һәм кызлар әби-бабайлары һәм әти-әниләре уйнап үскән машиналар, курчаклар һәм чыршы уенчыклары белән танышты, ә үз сәләтләрен күрсәткәннәр кыш бабайдан бүләкләр дә алды. Сүзебез Ульяновск татар мәдәният үзәгендә узган “Балачак чыршысын бизибез…” дигән бәйрәм турында бара. Зал уртасына куелган чыршы узган гасырның 60-70 нче елларында чыгарылган пыяла уенчыклар һәм кулдан ясалган кәгазь чылбырлар белән бизәлгән. Бүгенге көн гадәти булмаган чыршы бәйрәмендә безнең хәбәрчеләребез дә булып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*