tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы җитәкчелеге Әхмәтһади Максуди исемендәге үзәк эшчәнлеге белән танышты
Татар конгрессы җитәкчелеге Әхмәтһади Максуди исемендәге үзәк эшчәнлеге белән танышты

Татар конгрессы җитәкчелеге Әхмәтһади Максуди исемендәге үзәк эшчәнлеге белән танышты

18 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Казан шәһәрендәге Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.

Әлеге үзәк үзенең тарихын 2001 елның март аеннан башлый. Ул чакта “Ак өмет” дигән исем белән күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Татарстанда беренче пансионат буларак ачылган оешманы котларга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм элеккеге Казан мэры Камил Исхаков та килгән булган.

Илдус Гиният улы Садыйков тырышлыгы белән оештырылган әлеге пансионат бүгенге көндә Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәге исемен йөртә. Оешма үз эшчәнлеген татар телендә дини, тәрбияви белем бирүче интернат-мәктәп буларак алып бара. Үзәкнең директоры Ильяс хәзрәт Гарипов әйтүенчә бүгенге көндә биредә 43 бала укый һәм 5 мөгаллим укыта. 3 еллык укыту программасы булган үзәк 12-18 яшьлек балаларга дини белем бирә, ә дөньяви белемнәрне балалар Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 4нче номерлы гимназиягә йөреп алалар.

Татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров үз чиратында киләчәктә Әхмәтһади Максуди исемендәге фәнни-гамәли конференция башлап җибәрү һәм әлеге үзәккә татар зыялыларын, әдәбият, фән, мәдәният-сәнгать әһелләрен, журналистларны җәлеп итеп уртак мәгърифәти, тәрбияви чаралар оештыру кирәклеге буенча сөйләде. Шулай ук ул, киләчәктә бирегә Россия регионнарыннан дини белем алырга теләкләре булган балаларны китертү буенча да эшләр алып барылачагы турында әйтте.

Белешмә өчен: Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (1868-1941) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен — «Китапханәи Исламия»не оештыручы, 1906-1918 елларда нәшер ителгән “Йолдыз” гәҗитенең нашире һәм мөхәррире буларак та билгеле.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*