«Себер татар дөньясы» кысаларында Төмән өлкәсе һәм ХМАО, Ямал-ненец автоном округындагы шәһәрләрдә яшәүче 5-11 нче сыйныф укучылары арасында «КАЛӘМЛЕ СЕБЕР» дип аталган иҗади конкурс игълан ителде. Конкурс яшь шагыйрьләрне, язучыларны ачыклау, иҗади сәләткә ия булган талантлы мәктәп укучыларын барлау максатыннан оештырыла. Конкурс Төмән өлкәсе Татар конгрессы тарафынннан гамәлгә ашырыла.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:
- Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Минем өчен герой ул…» темасына проза, очерк, хикәя иҗат итү;
- «Шигырь иҗат итү» (тема: туган як, туган тел, гаилә, мәктәп, милләт, патриотлык).
Иҗади эшләр 18 нче апрельгә кадәр [email protected] электрон адресы буенча кабул ителә.
Нәтиҗәләр 26 нче апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә ясалачак.
Конкурс эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре «Себер татар дөньясы» социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү көне турында «Себер татар дөньясы»нда аерым хәбәр ителәчәк. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.