tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы ифтар мәҗлесе оештырды
Бөтендөнья татар конгрессы ифтар мәҗлесе оештырды

Бөтендөнья татар конгрессы ифтар мәҗлесе оештырды

Бүген, 13 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы “Тәмле булсын” ресторанында ифтар мәҗлесе оештырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Индус Таһиров, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев җыелучыларны Изге Рамазан ае белән котлады, әлеге айның мөһимлеген билгеләп үтте.

-Быел Бөтендөнья татар конгрессы оешканга 33 ел. Без бүген бер йодрык кебек бердәм. Безнең бердәмлегебез буыннар бердәмлеген дә, өлкәннәргә рәхмәтебезне дә күрсәтә, – дип билгеләп узды ул. Чара кысаларында тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Васил Шәйхразыевка “Тынычлык илчесе” дипломын тапшырды.

Ифтар мәҗлесе бердәмлек символына әверелде. Җылы, дустанә атмосферада узган чарада катнашучылар котлаулар һәм изге теләкләр белән уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*