tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Офицер оныгы Гөлсем Ватан сакчылары гаиләләренә хөрмәт күрсәтә
Офицер оныгы Гөлсем Ватан сакчылары гаиләләренә хөрмәт күрсәтә

Офицер оныгы Гөлсем Ватан сакчылары гаиләләренә хөрмәт күрсәтә

Уразаның беренче көнендә үк Кариле авылы эшмәкәре, меценат Гөлсем Миңнебаева якыннары махсус хәрби операциядә булган гаилә әгъзаларын ифтар ашына дәште. Ифтарны исә Гөлсем ханымның туганнары Ләйлә һәм Наил Рәхимҗановлар уздырды. Аллаһ ризалыгы өчен кылган гамәлләрен Аллаһ кабуллардан кылсын.

Гөлсем ханым — офицер оныгы ул, бабасы Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Мобилизация башланганның беренче көненнән алып ирләре, әтиләре, уллары махсус хәрби операция зонасында булган хатыннарны, балаларны, әниләрне авылдашлары белән бергә Кариле мәчетенә ифтарга дәшә, аларга хөрмәтнең иң олысын күрсәтә, урынны түрдән бирә, зур-зур бүләкләр өләшә.

Айдар хәзрәт вәгазь сөйли, һәлак булганнар рухына дога кыла, исәннәрнең тизрәк әйләнеп кайтуына бик күп теләкләр әйтелә. Өч ел рәттән инде менә шулай, йөрәкләре яралы җаннарга аз гына булса да ярдәм итик дип, Гөлсем ханым тормыш иптәше Мулланур әфәнде һәм дә Кариле мәчете имамы белән берлектә изгелек кыла. Табынны авылның аш-су осталары әзерли, авыл халкы булышырга килә. Биредә район җитәкчелегеннән дә вәкилләр була, авыл җирлеге башлыгы да катнаша, әле яңарак кына билгеләнгән һәм Кариле авылында төпләнгән районның баш табибы да әлеге ифтар ашында катнашты.

— Быел Ватанны саклаучылар елы дип кабул ителгәнлектән, без беренче ифтарыбызны махсус хәрби операциядәге егетләргә, инде мәрхүм булганнарга дога кылуга багышладык, — ди Гөлсем Миңнебаева. — Аларны без бер догадан да калдырмыйбыз. Исәннәрнең җиңеп кайтуын зарыгып көтәбез. Чираттагысы Әфган, Чечнядагы хәрби хәрәкәт ветераннарына, аннан соңгысын сугыш чоры балаларына тәгаенләдек.

Сугышлар булып торган, Пәйгамбәребез бик күп сугышларда катнашкан. Унсигезенче гасырның башында 30 кешенең рекрутка киткәнлеге мәгълүм, аларны озатканда авыл халкы атын җиккән, арбасын биргән, ризыгын, киемен юнәткән. Шул утыз кешенең берсе генә әйләнеп кайткан. Гражданнар сугышындагы каһарман авылдышларыбызны беләбез. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан гына да 240 ир-егет киткән. Һәрбер йорттан китәләр, бер йорттан 6 ир-ат сугышка китеп, 4се мәңгелеккә ятып калган гаиләләр дә бар.

Мондый йортлар күп, барысы да авылыбызның батырлар һәйкәлендәге обелискка язылган. Инде беркайчан да хәрби бәрелешләр булмас дип уйладык. Тик менә махсус хәрби операция башланды. Бу гадәти генә операция түгел, бу математиклар бәрелеше. Менә шушындый операциядә катнаша безнең егетләребез. Шуңа күрә, дөньялар тынычланып, җиңү яулап егетләребез кайтса, кем махсус хәрби операциягә китмәгән, сезгә дә әйтәм, алар кайткач, тоткында булганмы ул, булмаганмы, аларга бездән хөрмәт зур булырга тиеш. Алар белән дә шушы мәчетебездә җыйналырга язсын.

Гөлсем Миңнебаеваның зиһенле чыгышыннан соң яралы җаннарга күпмедер рәхәт булып китә, алар әлеге мөхтәрәм, изге күңелле ханымга бик рәхмәтле.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*