tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы волонтерлар белән эшчәнлекне башлады
Бөтендөнья татар яшьләре форумы волонтерлар белән эшчәнлекне башлады

Бөтендөнья татар яшьләре форумы волонтерлар белән эшчәнлекне башлады

26 апрельдә узачак “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы волонтерлар белән очрашу уздырды. Очрашу барышында форум рәисе Райнур Хәсәнов катнашучыларны проектлар белән таныштырды, быелгы акциянең форматы, чаралары турында сөйләде.

Волонтерлар акция көнендә төрле нокталарда эшләячәк: халык белән аралашу, мәгълүмат тарату, сәхнә артында техник ярдәм күрсәтү кебек бурычлар йөкләнде. Катнашучылар төркемнәргә бүленде һәм үз координаторлары белән танышты.

“Мин татарча сөйләшәм” — татар телен популярлаштыруга һәм яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүгә юнәлтелгән зур акция. Бу чараны тормышка ашыруда волонтерларның роле бик зур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*