tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәскәү-Казан-Ростов-на-Дону» телекүпере чарасы үтте
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәскәү-Казан-Ростов-на-Дону» телекүпере чарасы үтте

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәскәү-Казан-Ростов-на-Дону» телекүпере чарасы үтте

13нче апрель көнне Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәскәү-Казан-Ростов-на-Дону» телекүпере узды. Чараның оештыручылары Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге, «Ак калфак – Мәскәү» региональ иҗтимагый оешмасы, ТР Милли музее, Татарстан Республикасының «Мәдәният волонтерлары» оешмасының Казан шәһәрендәге җирле бүлекчәсе, Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Әнвәр Гомәр улы Хөсәенов, Татарстан Республикасының Рәсәй Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Таишева Сөмбел Нурислам кызы һәм «Ак калфак — Мәскәү» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фатехова Наилә Әсгәт кызы мөрәҗәгать итте.

Мәскәү, Казан, Ростов-на-Дону укучы балалары онлайн форматта аралашып, герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына, туган телгә, Ватанга мәхәббәт темасына багышланган татар һәм рус телләрендә иҗади чыгышлар әзерләделәр. Чараның махсус кунагы — Советлар Союзы герое, патриот шагыйрь Муса Жәлилнең кызы, Чулпан Муса кызы Җәлилова иде. Чулпан ханым балачактагы хәтирәләре белән бүлеште, балалар белән аралашты, проектның актуальлеген билгеләп үтте һәм уңышлар теләде.
Бу проект илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның дустанә мөнәсәбәтләрен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында мәктәп укучылары арасында мәдәни элемтәләрне ныгытырга ярдәм итте.

Чараның алып баручылары «Ак калфак – Мәскәү» иҗтимагый оешмасының әгъзалары Шәрәфиева Гөлнара Альберт кызы һәм Котдусова Әдилә Илдус кызы оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, киләчәктә уртак проектларның булачагына ышаныч белдерделәр.
Телемост өч регион катнашучылары башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*