16 апрель көнне Арча спорт комплексында , Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, фән докторы, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә республикакүләм көрәш ярышлары үткәрелде. Җыео ул өченче тапкыр узды. Быелгы ярышка Татарстанның 11 районыннан, шулай ук Мари Эль республикасыннан, Казан шәһәреннән 162 яшь көрәшче катнашты. Катнашучылар 2008 елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр. Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. “Фатыйх Сибагатуллин туган ягы Арча районын яратты, аны яхшы яктан гына искә алды, якташларының матур яшәвен теләде. Бу ярышларны без киләчәктә традициягә кертербез, тагын да киңрәк масштабларда уздырырбыз, дип ышандырып калам, – диде ул. Чарага Фатыйх Сәүбәновичның гаиләсе :хатыны Рәдифә ханым, улы Рәшит, кызы Роза да кайткан иде. “Бүгенге көрәш бәйгесе безнең гаиләбез өчен зур вакыйга. Фатих Сибагуллин – безнең арада булмаса да, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехан, Татарстан хөкүмәте, аның белән бергә эшләгән, аралашкан кешеләр, дуслары онытмыйлар. Аллага шөкер. Аларга зур рәхмәтлебез.Фатих Сибагатуллин татар көрәшенә дә зур өлеш кертте. Үзе дә көрәшче буларак, уңышка иреште, улларында да ул спортның бу төренә карата мәхәббәт тәрбияләде. Менә бүген туган ягы – Арчада аның исеменә татар көрәше бәйгесе узачак. Бу бәйге дә татар көрәшен үстерүгә үз өлешен кертер”, диде Рәдифә ханым. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин да Арча көрәшчеләренең уңышын билгеләп үтте, аларга киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр, ә бу ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. Ярышта иң көчлеләр җиңү яулады. Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә узган турнирда Арча командасы беренче урынны яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Фатыйх Сәүбәновичның улы Рәшит тапшырды.
Көрәш ярышларының җиңүчеләре:
25 кг:
1 урын – Радмир Гозәеров (Нурлат)
2 урын – Данир Минзин (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Альмир Җиһаншин (Яшел Үзән)
3 урын – Рияз Хәмитов (Саба)
30 кг:
1 урын – Раяз Шакиров (Наласа)
2 урын – Илназ Гатиятов (Саба)
3 урын – Ильяс Гыйниятов (Иске Чүриле)
3 урын – Фидан Шиһапов (Арчаның бишенче гимназиясе )
36 кг:
1 урын – Сәмир Ахунов (Арчаның алтынчы мәктәбе)
2 урын – Әмир Әһлиуллин (Наласа)
3 урын – Альмир Гозәеров ( (Нурлат)
3 урын – Рамазан Гыйлаҗетдинов (Арчаның алтынчы мәктәбе)
40 кг:
1 урын – Арсений Афанасьев (Мари Иле)
2 урын – Руслан Әхмәтҗанов (Арчаның бишенче гимназиясе)
3 урын – Раяз Минуллин (Яңа Кырлай)
3 урын – Азат Фәхретдинов (Яшел Үзән)
45 кг:
1 урын – Салават Сөнгатуллин (Арча)
2 урын – Эдуард Минһаҗев (Лесхоз)
3 урын – Рүзәл Галимуллин (Балтач)
3 урын – Йосыф Латыйпов (Яшел Үзән)
50 кг:
1 урын – Ранил Фазылов (Казан, Ак Барс)
2 урын – Ильяр Мөхәммәтшин (Арча)
3 урын – Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара)
3 урын – Ислам Әхмәтҗанов (Яр Чаллы)
55 кг:
1 урын – Әнгам Мөхетдинов (Наласа)
2 урын – Риназ Гарипов (Саба)
3 урын – Алмаз Гыйззәтуллин (Наласа)
3 урын – Салават Мәхмутов (Яр Чаллы)
60 кг:
1 урын – Ильяс Искәндәров (Арчаның алтынчы мәктәбе)
2 урын – Вәкил Әхмәтов (Лесхоз)
3 урын – Кәрим Габделхәев (Яшел Үзән)
3 урын – Айрат Байсакалов (Лаеш)
65 кг:
1 урын – Ислам Рәхимов (Биектау)
2 урын – Данил Галләмов (Арча педагогика көллияте)
3 урын – Азат Азамов (Кәче)
3 урын – Әмир Шәйхуллин (Яшел Үзән)
70 кг:
1 урын – Ислам Азизов (Казан-Авиа)
2 урын – Ранил Хәбибуллин (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Аяз Йосыпов (Балтач)
3 урын – Газинур Шиһапов (Лесхоз)
75 кг:
1 урын – Инзил Ильясов (Яшел Үзән)
2 урын – Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз)
3 урын – Альмир Мөхммәтҗанов (АПК)
3 урын – Данияр Садыйков (Казан-Зилант)
80 кг:
1 урын – Аяз Хәйретдинов (Балтач)
2 урын – Ислам Искәндәров (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Илшат Сафиуллин (Балтач)
3 урын – Камил Сәләхиев (Саба)
90 кг:
1 урын – Әмир Ганиев (Казан-Авиа)
2 урын – Илсаф Йосыпов (Лесхоз)
3 урын – Әмир Хәсәнов (Казан-Зилант)
3 урын – Ислам Ситдыйков (Арча педагогика көллияте)
Командалар арасында урыннар:
Арча районы мәктәпләре арасында:
1 урын – Арчаның алтынчы мәктәбе
2 урын – Лесхоз мәктәбе
3 урын – Наласа мәктәбе
Районнар арасында:
1 урын – Арча
2 урын – Мари Иле, Бәрәңге районы
3 урын – Биектау