tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда татар көрәше буенча Идел буе турниры узды
Шыгырданда татар көрәше буенча Идел буе турниры узды

Шыгырданда татар көрәше буенча Идел буе турниры узды

Чувашстанның Шыгырдан авылында Россиянең  атказанган спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча бик куп тапкырлар дөнья чемпионы булган Минсәет Таҗетдинов истәлегенә татар көрәше буенча Идел буе турниры узды. Авыл мәктәбе музеенда аның шәхси әйберләре, медальләре куелган экспозиция булдырганнар.  Көрәшче узган елның ноябрендә вафат булды һәм туган авылы зиратына җирләнде. Авыл мәктәбе диварына аңа багышлап истәлек тактасы куелган.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс Рифкать улы да катнашты. Ул Чувашстан Республикасы көрәш федерациясе президенты Чабатов Фәрит Кыяметдин улына Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален һәм Чувашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе һәм “Ал мәчет”нең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин да әлеге чараның кунагы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*