tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Апрель аен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган ай дип атарга була. Ай башыннан бөтен республикада Г.Тукайга багышланган төрле чаралар, программалар, күргәзмәләр, концертлар уза.

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу билгеләп үтелә.Традиция буенча бу көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.

Казанда иртән Г.Тукай скверында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу булачак.

Төп тантаналы чаралар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак:

– театр вестибюлендә кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы тарафыннан «Печән базары» тамашасын, шуннан соң «Печән базары» ярминкәсен карый алачак.

– 10:00 да универсаль залда агымдагы елның юбилярлары булган шагыйрьләрнең шигырьләрен уку планлаштырыла. 14:00 дә биредә 2025 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат – «Казанга Тукай кайткан» спектакле күрсәтеләчәк;

– Көндез Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар иҗат интеллигенциясе белән очраша, шуннан соң театрның төп сәхнәсендә театральләштерелгән концерт һәм 2025 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы булачак.

– 13:00 дә камера залында «Татар яшьләре форумы» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Ачык университеты» проекты кысаларында татар телендә лекцияләр узачак. Бу залның фойесында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар традицион костюмнары комплексының «Гаилә-гомер бишеге» күчмә күргәзмәсе һәм «Татар костюмы» китабы тәкъдим ителәчәк;

Көндез театрның шәрык залында «Театраль Идел Буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезоны җиңүчеләре – «Апуш» балалар татар театр студиясе спектакль күрсәтәчәк.

Шулай ук көн дәвамында «Өч татар келәме» дигән уникаль проект тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстан Республикасы территориясендә сүнә барган кәсепне – милли колоритка ия булган келәм ясауны торгызуга һәм келәмнәр әзерләүнең традицион технологияләрен заманча үзгәртеп коруга юнәлдерелгән.

Туган тел көненә багышланган күргәзмә барышында Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе (татар телендә «Әминә» укыту роликлары, җәмәгать киңлекләрендә татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗат дәресләре сериясе, «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрлары фестивале, «Гәүһәр» балалар фестивале, аның максаты – туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, татар мәдәниятен популярлаштыру, балаларны сәнгатькә тарту), «Татармультфильм» берләшмәсе, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» агентлыгы, «Яңа гасыр» телеканалы проектлары («Шаян ТВ», «Мәйдан», «ТНВ музыкаль проекты», «Кино» (Ватан)), «Россия» телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Жыр дәресе» проекты), Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк бүлеге проектлары белән танышырга була. Проектларның бер өлеше Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

14:30 сәгатьтә Кабан күле буендагы театрның яңа бинасы янында Шигърият бәйрәме узачак. Аны ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Чарада республиканың иҗат берлекләре вәкилләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнаша.

Соңыннан урам сәхнәсендә 16:00 cәг. «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясе гала-концерты һәм йомгак ясау булачак. Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Чарада заманча татар музыкасының яңа буыны вәкилләре чыгышлары, республика акциясенә йомгак ясау, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү көтелә.

Бөтен республикада Туган тел көненә багышланган чаралар уза, кайберәүләре турында әйтеп китик.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Тукай безнең йөрәкләрдә яши» һәм «Телем – горурлыгым» исемле китап күргәзмәсен, шулай ук «Тукай. Сүзне ярату аркасында. Тукай поэзиясе дөнья әдәбияты контекстында» лекция оештыра.

23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Динә Әхмәтованың «Габдулла Тукай фотографияләрдә» дигән авторлык лекциясе узачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында:

23 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен узачак;

24 апрель көнне 17:30 сәгатьтә «Тукай: мәхәббәт турында ихластан» исемле кичә була. Кичәдә КФУның «Әллүки» әдәби берләшмәсе һәм А.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары чыгыш ясаячак.

25 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театры шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәк. Моннан тыш, шәһәрдә «Шагыйрь сүзе» проектының бер өлеше булган «Тукайдан хатлар» флешмобы узачак.

Татарстан Республикасы Милли музеенда:

25 апрель – «Тукай нейрочелтәрләрдә» күргәзмәсе, «Тукай мәдхиясе» концерты, «Мин һәр төн фәрештәләр белән сөйләшәм…» мастер-классы, «Ачык микрофон» шигърият кичәсе;

26 апрель – «Бәйрәм бүген» шигъри экскурсиясе, «Тукай рухы — ядкәрләрдә» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, «Милли моңнар» концерты, «Язу серләре» музей дәресе, «Гарәп каллиграфиясе» мастер-классы, туган телдә әдәби укулар, «Сүз һәм Моң» күчмә программасы, «Әбүгалисина» интеллектуаль уены, «Элемтә» квартирник-лекциясе, «Һәр сүздә тылсым» музей чарасы, Г.Тукайның «Без сине искә алабыз» шигырен укып, тематик экскурсия.

26 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры «Габдулла Тукайга багышлау» концертын тәкъдим итә. Концертта шулай ук Казан хореография училищесы студентлары да катнаша. Концертта татар классик музыкасының энҗеләре, шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре яңгыраячак.

27 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ком анимациясе белән «Туган як әкиятләре» концерты була.

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда (Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы) Г.Тукайның исән чактагы басмаларын һәм фотосурәтләрен күрергә була. Шулай ук музейда Г.Тукай тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча иҗат ителгән рәсем, музыка һәм театр сәнгате әсәрләре дә бар.

Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган даими әдәби-биографик экспозиция һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән Арча районында Г.Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексында да танышырга була.

25 апрель Арча районында Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү чарасы узачак. Башкалабыздан бер төркем сәнгать әһелләре, район җитәкчелеге катнашында үткрәрелгән бәйрәмгә Казан театр училищесы студентлары да кайтып чыгыш ясаячаклар. Алар «Тукай белән бер дулкында» исемле спектакль күрсәтәчәкләр.

Чыганак: mincult.tatarstan

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*