Казанда үткән «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә якташыбыз – Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлева Төмән өлкәсе данын яклады.
Рузилә Шәрифулла кызы Россия төбәкләреннән килгән 12 укытучы арасында көч сынаша.
– Казанда безне хуш күреп каршы алдылар. Беренче көнне ачык дәрес бирү һәм мастер- класс үткәрү ярышларында катнаштым. Ачык дәрестә 8 класс укучылары белән Равил Фәйзуллин иҗатына һәм поэзиясенә анализ ясадык, – дип башлады сүзен өлкәбезнең танылган укытучысы. – Алдагы көндә класс сәгатен алып бардык. Мин уй-фикерләр белән чуму технологиясен кулландым. Ә мастер-класста үзебез белгән алым, ысуллар турында сөйләштек.
Әлбәттә, әлеге абруйлы бәйгеләргә әзерлек күп көч сораса да, мөгаллимгә үзенең эшенә нәтиҗә ясарга, белгәннәрен, осталыгын күрсәтергә мөмкинлек туа. Тагын да башкалардан яңалыклар алырга була. Рузилә Исмәгыйлевага класс сәгатьләре ошаган. Һәрберсе үзенең формасы, яңа алымнары белән бирергә тырышканнар. Алар күбрәк патриотизмга, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Һәр укытучы үз дәресендә театрда кебек булырга омтылган. Монда һәркемнең тәҗрибәсе ачык күренгән.
«Әкият» курчак театрындагы зур тантанада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаша. Анда берничә бәйге җиңүчеләрен тәбриклиләр. Ә иң беренче котлауларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары алалар. Бу үзенә күрә дулкынлану, горурлык тудыра. «Күп бүләкләр, җылы сүзләр, төрле чакырулар булды, – дип искә ала ул минутларны Рузилә Шәрифулла кызы. – Иң йөрәккә үткәне: дәресләр биргәндә 8 класс укучылары белән эшләдем. Соңыннан ябышып, ябырылып бушатмый тордылар. Үзләрендә калырга да чакырдылар. Укытучыга бит бүләк, кәгазьдән бигрәк, балаларның сине күреп, яратып эшләп китүләре, битараф булмаулары кадерле. Дәресеңнән нидер алып, кызыксынып китүләре кирәк».
Казанда оештыручылар кунакларга мәдәни программаны мулдан әзерли. Татар мохитен күреп кайтсыннар, диделәр. Бу ярышлар вакытында да Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына икешәр спектакльгә баралар. Театр залы тулу булуына да сөенеп кайта татар җанлы укытучы. Димәк, татар театрына йөрүче күп. «Туган авылым» милли комплексын да күрәләр.
Рузилә Исмәгыйлева өлкәбезгә Лауреат дипломы белән кайта. Укучылары да ел саен татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңү яулыйлар. Казан дәүләт университетында алган югары белем, укытучының тырышлыгына нигез булып, хезмәт юлында нәтиҗәле үсешкә ирешкәндә ролен гел сиздереп тора.
Гөлнур ВӘЛИЕВА
Чыганак: yanarish72.ru