Нурулла Әлимулла улы Бахметов турында гел яхшы сүзләр генә ишеткәнгә күрә аның хезмәт юлы, керәсе гомер бәйрәме, игелекле эшләре турында язырга булдык. Ул тумышы белән төньяктагы Октябрьский поселогыннан. Әтисе Алимулла су транспорты капитаны, әнисе Якута апа райсобеста бухгалтер булып эшли. Нурулла монда мәктәпне тәмамлап Тубыл диңгез училищесында укып һөнәри белем ала. Аннары Ханты-Мансийск округында хезмәт юлын суыткыч җайланмалары машинисты булып дәвам итә. 1988нче елны гаиләсе белән Уват поселогына күченеп килә һәм май заводына эшкә урнаша. “Тюменьэнерго” оешмасында инженер булып та эшли. 2001 нче елны аны Өге авыл җирлеге башлыгы итеп билгелиләр. 100 еллык юбилеен билеләп үткән Уват районында урнашкан Өге авыл җирлегенең үзенчәлеге–монда күбесенчә татарлар яши. Быел Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Әлимулла улының монда хезмәт иткәненә 25 ел була. Ә 29 нчы июньдә ул 65 яшь гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Тәҗрибәсен, һөнәри осталыгын куеп Өге авылы халкының яшәү рәвешен яхшырту максаты белән күп еллар намус белән эшен башкарган якташыбыз хезмәт юлы турында утраклашты.
-Җитәкче булып эшләү–җаваплы вазифа. Җитәкче булып беркем дә тумый. Иң элек кешелекле, тырыш, ышанычлы булырга кирәк. Хезмәт юлымда бөтен эштә дә булган сорауларны чишәргә, уртак тел табырга тырыштым. 25 ел дәверендә күп эшләр башкарылды, сораулар чишелде. Мин үзем генә түгел, район башлыгы ярдәмен тоеп эшләдек. Кайда булса да бер-береңне аңлап, бердәм булып эшләгәндә уңышларга ирешеп була. Мисалга Уваттан Тубылга, Төмәнгә рейслар Өге авылы аша үтү хәл ителде. Уват районы территориясендә ел саен мөһим проблемалар хәл ителеп килде. Аларны күргән дә, күрмәгәнннәр дә бар. Әйтик, авыл җирендә юллар әкренләп төзәтелде, урамнар тәртипкә китерелде. Авыл халкы тормышны тагын да уңайлырак итәргә омтылып яши. Эшләгән чорымда яңа су башнясы төзелде, иске йортлар ремонтланды, җәмәгать урыннары төзекләндерелде. Хәзерге көндә нинди җирле проблеманы чишәргә кирәклеге турында авыл халкы да бердәмлек күрсәтеп хәл итә ала. Нәтиҗәле эшләр турында сөйләгәндә, социаль әһәмиятле чараларның уңышлы үткәрелгәнен әйтәсе килә. Көтеп алган милли бәйрәмнәребез Сабантуйларын үткәрәбез, авыл клубының үзешчән артистларының милли костюмнарда төрле иҗади бәйгеләрдә катнашулары, призлы урыннар алулары турында шатланып, горурланып сөйлибез. Бүгенге көндә лаеклы ялга чыгып туган авылларына кайтып яшәүчеләрнең саны да артты. Авыл тормышыннан, һавасыннан яшәү көче алып яшәргә язсын.
Авыл клубында, китапханәсендә татар телендә китапларыбыз бар. Матур әдәбият, татар газета-журналларны яздырырга тырышабыз. Өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздырмыйча калмыйбыз. Алдыбызга куйган бурычларны үтәргә тырыштык. Өге авылы Уват районында үзенчәлекле бердән бер татар авылы. Монда туризм проекты актив үсеш ала. Өге авылына килүчеләргә мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне күрсәтеп, милли ризыклар белән каршы алуны оештыру мөмкинлеге бар. Уват районы өчен бу үзенчәлекле җирлек. Авыл тирәсендә гаҗәеп матур табигать. Өге күлендә балык тоту базасы эшли”,-дип сөйләде. Авыл поселениесендә 25ел җитәкче булып эшләгән, фидакарьләрчә эшенә бирелеп хезмәт иткән Нурулла Әлимулла улының эшләгән еллары күңелендә матур, якты хатрирәләр калдыра. Бар яктан да булдыклы, тырыш, сәләтле, таләпчән, ярдәмчел, эшләгән эшен җиренә җиткереп башкарган Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов ике мәртәбә Төмән өлкә Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына, “Татар милләтенә тугры хезмәте өчен” медаленә лаеклы була.
Хезмәт ветераны Нурулла Әлимулла улына сәламәтлек, уңышлар телибез. Сезнең һөнәри, шәхси сыйфатларыгыз, эшегезне яратып башкарган игелекле гамәлләрегез сокланып, горурланып сөйләрлек.
Римма Умитбаева