tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел
Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел

Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында менә унтугыз ел инде “Дин дәресләре мәктәбе” уңышлы гына эшләп килә. Шушы вакыт эчендә әлеге мәктәпне өч йөздән артык шәкерт тәмамлаган.

Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелек иткән өч еллык курсларны быел унбер шәкерт бетерде. Шушы көннәрдә генә алар Татар мәдәният үзәгенә җыелып чыгарылыш имтиханнарын тапшырды һәм өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте дипломнарына ия булды.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен Ульяновск районы имам-мөхтәсибе, Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов бәяләде. Ул өч ел буе, замана сынауларына бирешмичә, вакыт табып, тырышып гыйлем алган дин кардәшләребезгә соклануын белдерде.

Имтиханнар вакытында шәкертләр бер дә сынатмады. Алар Коръәни-Кәрим китабының теләсә кайсы битен ачып, сүрә һәм аятьләрне укып бирделәр, тәҗвид кагыйдәләрен аңлаттылар һәм догаларны яттан сөйләделәр. Шулай ук мөгаллимәләренең өстәмә сорауларына да төгәл җавап бирделәр. Наил хәзрәт шәкертләрнең җавапларын тулыландырып вәгазьләр сөйләде, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлын үрнәк итеп күрсәтте һәм хәдисләргә аңлатма бирде. Имтиханнар бик тә җанлы һәм файдалы үтте.

“Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова укучыларының уңышларына чиксез сөенде. Ә мөгаллимә Нурия ханым Нуртдинова шәкертләргә укуларын “Биләр” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә дәвам итәргә киңәш итте.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, әлеге мәктәпне тәмамлаучы буларак, дини һәм дөньяви тормышны бергә үреп алып барырга өндәде.

“Киләчәктә дә газетабыздан аерылмассыз дип өметләнәбез. “Өмет”тә атна саен басылып килгән җомга вәгазьләрен укып, дини гыйлемегезне арттырыгыз”,- диде ул һәм зур сабырлык, түземлек күрсәтеп белем биргән, милләттәшләребезгә дин юлына басарга, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга ярдәм иткән Асия хаҗия Мөлековага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Яңа гына диплом алган шәкертләрнең йөзләрендә иман нуры балкыды. Алар төпле белем биргән мөгаллимәләргә, гыйлем алу өчен уңай мөмкинлекләр тудырган Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинга рәхмәтләрен юлладылар.

Шәкертләр Тәлгать һәм Ләлә Бакировлар тантаналы чара уңаеннан истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр иде. Алар мәрхүмә әниләре Мөнәвәрә Арифулла кызының гаилә архивында сакланучы олуг ядкарьләрен – изге Коръәни-Кәрим китабын – “Биләр” мәдрәсәсенә, искиткеч матур шамаилне – Үзәк Җәмигъ мәчетенә һәм иске имля белән язылган татар китапларын Татар мәдәният үзәге музеена тапшырдылар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*