«Идел» журналының яңа санында татарча шигъри слэм турында мәкалә чыкты!
17 майда йортыбызда шигъри слэм үткән иде. Бу слэмда Айзат Вахитов җинүче булды. Азат Галимҗан, Ришат Галимов, Алинә Гайнетдинова, Ринат Камаев финалга чыкты. Слэм дөньякүләм классик форматта үтте, тамашачылар чыгыш ясаучыларны ике критерий буенча бәяләде.
«Идел» журналы июнь санында финалистларның шигырьләрен бастырды. Журналны киоскларда, вендинг аппаратларында, кибетләрдә һәм маркет-плейсларда алып була. Укыгыз, танышыгыз! Без исә слэм катнашучыларына һәм журнал редакциясенә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Чыганак: tatbookhouse