Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасың Рубежное шәһәрендә.
Биредә ул махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм илтүдә катнаша. Ярдәм илтүдә шулай ук эшмәкәр, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Милли Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Милли Шура әгъзасы Илдус Дәүләтов тә катнаша.
Алар солдатлар сораган барлык төр җиһазларны, шул исәптән генераторлар да алып килгәннәр.