Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Октябрьский шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Шакирҗан Йосыф улы Гатиатуллин исемендәге 11 нче татар гимназиясендә булды.
Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев гимназия ишегалдында урнаштырылган Советлар Союзы Герое бюстына чәчәкләр салды. Мемориал 1990 елның 6 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына ачылган. Беренче бюстны скульптор Ким Кальметьев ясаган. Соңыннан бу урында скульпторлар В. Кузнецов һәм С. Насыйров эшләгән яңа бюст куела. Корылманың биеклеге 2,6 метр тәшкил итә. Постаментта «Советлар Союзы Герое Гатиатуллин Шакирҗан Йосыф улы» дип язылган.
1995 елның маенда мемориал Мулла авылында туган, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның исемнәре язылган мәрмәр плитәләр белән тулыландырыла.
Чәчәк салганнан соң Васил Шәйхразыев Ш.Ю. Гатиатуллин исемендәге 11 нче номерлы татар гимназиясе эшчәнлеге белән танышты. Мәктәп татар мәдәниятен саклауда мөһим роль уйный. Биредә укучыларда үз тарихлары һәм күренекле ватандашлар өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәгариф һәм тәрбия проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук мәктәп кысаларында музей да эшли.