Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Илдар Чапаев эчке эшләр органнарының чын профессионал булган хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе юстиция майоры Ильяс Хусаинов та бар. Ул агымдагы елның июль аенда гаепләүләр белдерелгән җинаять эшләрен судка иң күп санда тапшырган. Шулай ук ГИБДДының Чынлы районы буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы полиция капитаны Илдар Фахуртдинов белән бүлекчә инспекторы полиция лейтенанты Ильвир Махмутов та Рәхмәт хатларына лаек булды. Алар патрульдә йөргән вакытта административ җаваплылыкка тартмаган өчен полиция хезмәткәрләренә взятка – ришвәт бирергә җыенган гражданинның хокукка каршы эшчәнлеген туктатканнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: emet73.ru