tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар. Герои Татарстана» проектында катнашучылар белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар. Герои Татарстана» проектында катнашучылар белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар. Герои Татарстана» проектында катнашучылар белән очрашты

Дәүләт Советында «Батырлар. Герои Татарстана» республика мәгариф проектында катнашучылар өчен «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасы» модуленың чираттагы дәресе узды.

Әлеге программаны узучы  махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары  белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.

«Сез – безнең чын каһарманнарыбыз, Ватанны саклаучылар, яу кырында гына түгел, бәлки студентлар өстәле артында утырып тестларга җавап биргәндә, экспертлар белән әңгәмә вакытларында, җитди сайлап алуларда  иң яхшы сыйфатларыгызны  һәм ихтыяр көчегезне күрсәттегез (1064 гариза кергән булса, шулар арасыннан 95 кеше укырга алынган, аларның 45е кабул ителгән, 50се демобилизациядән соң укый башлаячак), – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, проектта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез иң катлаулы эшләрнең берсе – кешеләр белән эшли белүегезне күрсәттегез».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, «Батырлар. Герои Татарстана» программасының максаты –  республиканың дәүләт һәм муниципаль идарә системасы һәм тормышның башка өлкәләре өчен махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын әзерләү. «Сезнең бу программада катнашуыгыз – үҗәтлек, рухи көч һәм сыгылмас характер билгесе, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезгә фидакарьлегегез, илебезгә һәм республикага файдалы булырга теләвегез өчен хөрмәтебезне белдерәбез һәм рәхмәт әйтәбез. Республика министрлыклары һәм ведомстволарының тәҗрибәле җитәкчеләрен остазлар итеп билгеләүне уңышлы гамәл дип саныйм».

Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар. Герои Татарстана» программасы тыңлаучылары арасында республиканың сәяси тормышында актив катнашучылар да булуын искәртеп үтте.  «Алар Дәүләт Советы депутатлары корпусында да бар – Рәсим Баксиков, Эдуард Шәрәфиев; ә Марат Галиев һәм Рушан Мингазов –  сезнең арада. Закон чыгару инициативаларын эшләгәндә без аларның тәҗрибәсенә һәм эксперт фикеренә таянабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Махсус операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның сиксәнгә якыны –булачак муниципаль сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар».

Парламент башлыгы белән очрашу махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу белән дәвам итте. Программада катнашучыларның берсе Татарстанда 1 июльдә үзара билгеләп үтелә торган истәлекле дата – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен рәсми рәвештә булдырырга тәкъдим итте. «Ник булдырмаска? Бу минем шәхси фикерем. Модульле укыту нәтиҗәләре буенча республика җитәкчелеге каравына кертелә торган бурычлар исемлегенә кертәчәкбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә күчү теләге булганда аерым сыйфатлар тәрбияләү зарур. «Актив булырга кирәк. Иң мөһиме – кешеләрне һәм туган республиканы ярату, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Икенчесе – кешеләр өчен эшләргә кирәк. Әгәр дә сүз бирсәң, ышанычны югалтмас өчен аны үтәргә кирәк».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тыңлаучыларга Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре эше, закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде. «Дәүләт Советы Аппаратының барлык хезмәткәрләре беренче көннәрдән үк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү эшенә кушылды, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина.  – Һәр ай саен без махсус хәрби операция  зонасына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Сезнең хәрби казанышларыгыз һәм безнең тыйнак кына керткән өлешебез Җиңүне тизрәк китерер дип ышанабыз. Сезгә баш иеп рәхмәт әйтәм».

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада гамәлгә ашырыла торган «Батырлар. Герои Татарстана» парограммасын 45 махсус хәрби операция  ветераны уза. Һөнәри әзерлек  программасы буенча уку махсус хәрби операция  ветераннарына яңа квалификация дипломы, шулай ук дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарында, дәүләт секторы оешмаларында эшләү өчен кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Укыту программасы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә әзерләнгән.

Көндезге укулар башланганчы махсус хәрби операция  ветераннары дистанцион блокны тәмамларга өлгергәннәр, онлайн режимда дәүләтчелек һәм идарә тарихы буенча экспертларны тыңлаганнар, дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендәге норматив хокукый актларны өйрәнгәннәр.

Махсус хәрби операция  ветеранны Руслан Гәрәев фикеренчә,  «Батырлар. Герои Татарстана» программасы  «дәүләт хезмәте системасы эченә күз салу», аның структурасын һәм дәүләт хакимияте органнарының эш принципларын өйрәнү,  ведомстволар һәм оешмаларның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүдә  хезмәткәрнең ролен аңлау өчен уникаль мөмкинлек бирә.

«Бу программа катнашучыларга үзләрен профессиональ яктан күрсәтергә һәм үз эшчәнлекләре юнәлешен сайлап, республика үсешенә шәхси өлеш кертергә мөмкинлек бирә, – дип басым ясады Руслан Гәрәев. – Программада катнашу Татарстан халкы иминлеге өчен дәүләт хезмәткәрләренең эшчәнлегенең никадәр мөһим булуына инанырга мөмкинлек бирә, чөнки безнең төп максат – эш урынына һәм вазыйфасына карамастан, кешеләргә файда китерү».

Көндезге модуль тыңлаучылары хакимият органнары эшчәнлегенең конституцион нигезләрен, дәүләт хакимияте органнары системасын, дәүләт һәм муниципаль идарәне оештыру һәм вәкаләтләрне бүлешү принципларын өйрәнәчәк. Уку 8 сентябрьдә башланды һәм 5 көн дәвам итәчәк. «Бүген тулы вакытлы модульнең өченче көне, – дип билгеләп үтте «Батырлар. Герои Татарстана» программасы тыңлаучысы, Дәүләт Советы депутаты Рушан Мингазов.  – Бездә бик компетентлы спикерлар, үз өлкәсендә лидерлар бар. Уку программасы бик зур, кызыклы һәм уйланган, беренче чиратта, дәресләр дөньяга карашны киңәйтергә һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары эшен аңларга юнәлтелгән».

Программа тыңлаучысы, Казан танк хәрби училищесын тәмамлаган Айдар Әүхәдиев беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә  катнаша, бер ел элек демобилизацияләнә. Аның фикеренчә, «Батырлар. Герои Татарстана»  прогаммасы – үзеңне күрсәтү һәм күп нәрсәләр өйрәнү мөмкинлеге. «Без алган мәгълүмат бик бай һәм файдалы. Һәр мизгел нәтиҗәле уза. Тиздән безнең белемнәрне һәм компетенцияләрне тикшерүгә юнәлдерелгән тестлар һәм имтиханнар тапшырырга туры киләчәк. Очрашулар һәм дәресләр аеруча кыйммәтле булып тора, алар турыдан-туры өйрәнелгән өлкәгә чумарга һәм моңа кадәр алынган теоретик әзерлекнең бөтен тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирә. Бу ысул материалны тирәнтен аңлауны тәэмин итә һәм алынган белемнәрне практикада нәтиҗәле куллануга ярдәм итә», – диде ул.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

https://shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*