tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан юбилей чаралары Татар китабы йортыннан башланды
Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан юбилей чаралары Татар китабы йортыннан башланды

Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан юбилей чаралары Татар китабы йортыннан башланды

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган чаралар Татар китабы йортында күргәзмә ачылышы һәм «Хәзинә» фильмы белән башланып китте.

«Бездә бүген йорттагыча рәхәт атмосфера – Гариф ага Ахуновның 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә «Гаилә хәзинәсе» дип атала. Үзегезне өйдәгечә иркен тотыгыз. Без бүген күргәзмә ачабыз, кино карыйбыз һәм фикер алышабыз», башлап җибәрде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

«Без бүген Гариф Ахуновка багышланган чараларның берсендә катнашабыз. 18 сентябрьдә Гариф Ахуновның туган көне – күп чаралар шушы көнне Арча районында да, Әлмәттә дә, Казанда да үтәчәк», дип мәгълүмат бирде министр урынбасары.

«Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» күргәзмәсендә Ахуновлар гаиләсе вакытлыча тапшырган ядкәрьләр, шул исәптән, күп санлы фоторәсемнәр урнашкан.

«Күргәзмәнең бер өлеше «Гариф Ахунов һәм Шәриф Камал» дип атала. Гариф Ахунов Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте буенча инсценировка әзерләп, аның сәхнәгә куелуына ирешкән кеше – ул безгә шуның өчен дә кадерле. Гариф Ахуновның улы Рәшит Ахунов «Акчарлаклар»ны русчага тәрҗемә иткән», дип күргәзмә белән таныштырды Айдар Шәйхин.

Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова чыгышында әтисенең гаилә җанлы булуына басым ясады, әтисе өчен гаиләсенең беренче урында булуын әйтте.

Кичәнең икенче өлешендә Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы нигезендә 1975 елда Свердловск киностудиясе тарафыннан төшерелгән «Клад» фильмы күрсәтелде.

  • Фильмда татар артистларыннан Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Габдулла Шамуков, Делюс Ильясов, Равил Шәрәфиев төшкән. Фильмга музыканы София Гобәйдуллина язган.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*