tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде
Актанышның сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде

Актанышның сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде

Актаныш районының 621нче сайлау участогы бүген махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеменә лаек булып үз эшен башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәгә депутатлар сайлау 621нче сайлау участогы урнашкан участокта тантаналы шартларда башланып китте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Россия һәм Татарстан гимннары уйнаганнан соң сайлау участогына озак еллар Актаныш районы территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары булып эшләгән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Вәлиев исеме бирелде. Тантаналы ачылышта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Рөстәм Вәлиевнең хатыны, кызы һәм туганнары катнашты.

Ленар Зарипов сайлауларның районыбыз халкы өчен бәйрәм булуын билгеләп узды.

“Ни өчен бәйрәм? Чөнки без иркен, матур, тыныч тормышта яшибез. Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Моның өчен без Рөстәм Вәлиев кебек батырларыбызга рәхмәт әйтәбез. Рөстәм кебек батырларга тигезләнеп, аларның үрнәгендә республикабыз, илебезнең киләчәге өчен бүген тавыш бирәбез, шуңа дөрсе итеп сайларга кирәк. Сайлаулар үткәч тә, бер-беребезне хөрмәт итеп, бергәләп, татулыкта яшик», – диде ул.

Тантанада Рөстәм Вәлиевнең хатыны Асия иренең сайлаулар тыныч һәм гадел узсын өчен бөтен көчен биреп эшләвен искә төшерде. «Рөстәм сайлау комиссиясендә үз эшенә җаваплы карап, яратып, комиссия әгъзалары белән аңлашып, килешеп эшләделәр. Иремнең исемен хәтерегездә тотканыгыз, безнең гаиләне ташламаганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Киләчәктә һәммәбезгә аяз күк йөзе, тынычлык, уңышлы эшчәнлек телим”, – диде ул.

Рөстәм Вәлиевнең кызы Алена беренче тапкыр сайлый. Алена бу истәлекле көндә махсус Казаннан Актанышка гражданлык бурычын үтәргә кайтты. Ул КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтнының лингвистика факультетында беренче курсында укый. Аленага истәлекле бүләк тапшырылды.

Әлеге вакыйга Татарстан Республикасында сайлауларның әһәмиятен күрсәтә һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауга өлеш керткән геройларга хөрмәт билгесе булып тора. Рөстәм Вәлиев батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге ул. Сайлау участогына аның исеме бирелү – якташыбызның җәмгыять алдындагы казанышларын тану символы.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*