«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй» дастанын аудиокитап итеп чыгарды. Шул уңайдан шагыйрь Фәнил Гыйләҗев дастанга карата фикерләре белән уртаклашкан.
«Идегәй» эпосы – бик киң полотно, зур әсәр. Ул татарлар өчен генә түгел, күп кенә төрки халыклар өчен дә үз әсәр булып исәпләнелә. Аның төрле вариацияләре бар, аны «җыелма халык авыз иҗаты» дип әйтергә була.
Анда нигездә Алтын Урданың нәрсә өчен, нинди сәбәпләр аркасында таркалуы, таркалу процессы гәүдәләндерелә, патшалар һәм аларның кул астында эшләүчеләр, аларның үзара мөнәсәбәтләре, янәшә илләр белән сәясәт мөнәсәбәтләре, аталар һәм уллар проблемасы – һәммәсе шушы эпос эченә алынган һәм яктыртылган. Үзара эчке дошманлык, эчке конфликтларның ни сәбәпле барлыкка килүе, аларның үстерелеше – һәммәсен күрергә була, анализларга һәм нәтиҗә чыгарырга була. Ә болай ул тарихи да, мәдәни дә, безнең милли код сыман символикага ия эпос дип әйтер иде», – ди ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar