tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларда ничек сайлыйлар? «Эшкә ашыгучылар иң беренчеләрдән булып килде»
Авылларда ничек сайлыйлар? «Эшкә ашыгучылар иң беренчеләрдән булып килде»

Авылларда ничек сайлыйлар? «Эшкә ашыгучылар иң беренчеләрдән булып килде»

Балтач районы Иске Салавыч авылында урнашкан 1074 номерлы сайлау участогында иртәнге якта халык аеруча актив тавыш биргән. – Авыл кешесе гомер-гомергә шулай булды, — ди әлеге сайлау комиссиясе рәисе Нурсил Заһидуллин. –  Бу юлы да, гадәттәгечә, эшкә, кырга, фермага ашыгучылар беренчеләрдән булып тавыш бирде. Сайлау участогы ачылганчы инде уннан артык кеше килгән иде. Иң беренчеләрдән булып, Сәрдегән авылыннан Рәкыйп Баһаветдинов, Илсия Зиятдинова, Салавычтан Искәндәр Җиһаншиннар тавыш бирде. Аларның «аягы» җиңел булды: сәгать 11 гә инде 700 гә якын кеше тавыш бирде. Гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды.
Бу участокка Салавыч җирлегенә керүче дүрт авылда яшәүче сайлаучылар беркетелгән. Шуларның 17 есе беренче тапкыр сайлауда катнаша. Өйләрдә 42 кеше тавыш бирә. Иң өлкән сайлаучы Иске Салавыч авылында яшәүче, быел 96 яшен тутырачак хезмәт ветераны Гарифҗан Хәкимов. Аны өенә барып сайлатканнар. Читтәге өч авылдан кешеләрне йөртү өчен автобус куелган

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*