Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Татарстанның халык артисткасы Шәкүрова Һаҗәр Закир кызын искә алу чарасы узды. Чарада театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм күренекле артисткабызның сәхнәдәшләре, дуслары катнашты.
Театрның профсоюз җитәкчесе Ирек Хафизов белән музее мөдире Розалия Чабатова оештырган әлеге чара Һаҗәр Шакурова турындагы якты һәм җылы истәлекләр белән үрелеп барды.
Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. Сәхнә эшчәнлеген 1963 елда Казан курчак театрында башлап җибәрә, 1964 елдан Татар республика күчмә театрында (хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) эшли башлый. Труппаның әйдәп баручы актрисаларыннан берсе була.
Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Шәкүрова тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образы була. Әлеге рольдән соң Һаҗәр ханым тамашачы күңеленә үтеп керердәй образлар белән халык мәхәббәтен яулауга ирешә.
Һаҗәр Шәкүрова тудырган иң якты матур образларның берсе – Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, У. Гаджибекованың “Аршын мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләре белән тамашачы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.