tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбият галиме Флера Ганиева вафат
Әдәбият галиме Флера Ганиева вафат

Әдәбият галиме Флера Ганиева вафат

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат булган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

«Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. Биш көн элек хастаханәдән чыккан булган. Хушлашу иртәгә Бондаренко урамы, 4 йорт янында була, дип хәбәр итте Фәния Хуҗахмәт. Флера Әкрам кызының урыны җәннәттә булсын», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.

Флера Ганиева быел февраль аенда Зилә Мөбәрәкшинага интервью биргән иде. «Мин берүзем яшим, әмма ялгыз түгел. Яратуымны бирә алырлык туганнарым, хезмәттәшләрем, укучыларым, шәкертләрем бар минем. Кызларга-егетләргә рәхмәт, мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер. Алар хөрмәт итеп, син кирәк бит әле, дип кенә тора», – дип сөйләгән иде ул.

Галимә Флера Ганиева: «Милли университет булмыйча калды, чөнки база оешып җитмәгән иде»
Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.
https://matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*