tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния идарәбез хезмәтләрен Россия иҗтимагый палатасында югары бәяләделәр
Диния идарәбез хезмәтләрен Россия иҗтимагый палатасында югары бәяләделәр

Диния идарәбез хезмәтләрен Россия иҗтимагый палатасында югары бәяләделәр

Россия иҗтимагый палатасында “Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда һәм ныгытуда Россия традицион диннәренең роле” дигән исемдә медиафорум эшли башлады һәм ул иң элек “Проценности” Бөтенроссия медиапроектлар ярышында җиңүчеләргә бүләк тапшыру белән башланды.

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең 2 проекты җиңүчеләр рәтендә:
1945 елда Җиңү Парадында катнашкан Өмет Гобәевкә багышланган видеоматериал “Лучший видеопроект” номинациясендә,
“Мәдинә” нәшрият йорты чыгарган Бөек Ватан сугышының мөселман каһарманнарына багышланган һиҗри календарь “Лучший культурный проект” номинациясендә
II дәрәҗәдә лауреат булдылар.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

Динара медиафорум 16-17 сентябрьдә Мәскәүдә уза, аның эшендә РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең урынбасары Илдар Нуриманов һәм диния идарәбезнең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова катнаша.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*