Түбән Камада мәктәп яшендәге балалар өчен пансионат – «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге ачылды. Аны төзү идеясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән, ә проектны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов гамәлгә ашырган.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның әхлакый нигезләрне саклау һәм ныгыту буенча йөкләмәсе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Пансионат дәүләт структураларының, коммерцияле булмаган оешмаларның һәм Түбән Кама мөхтәсибәтенең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ачылды.
Учреждениенең максаты – мәктәп укучылары өчен традицион кыйммәтләргә һәм югары рухи-әхлакый принципларга нигезләнгән тәрбия мохите булдыру.
Рәсми ачылыш Түбән Кама шәһәре көнендә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең 1500 еллыгын билгеләп үткән елда узды. Тантанада шәһәр башлыгы Радмир Беляев, көч структуралары вәкилләре һәм Казан кунаклары катнашты.
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Чыганак: tatar-inform.tatar