Ай, әле бик еракта идек без.
70 чакрым җирдән килдек без…
Ак калфакның табылган чагы.
Ак калфакның тагылган чагы.
Туганнарның сагынган чагы…
Сагынып килдек, бер күрешү – үзе бер гомер бит, дидек.
Омски аккалфаклылары гөбәдия пешерер өчен 200 чакрым җир үтеп, Большеречье районындагы аккалфаклыларга килеп җиттек. Гыйльминур ханым Байгузина һәм аның кызы Фатыйма Райнбагина бик шатланып, кочак җәеп каршы алдылар. Очрашу – моннан ике ел элек ТР һәм БТК ярдәме белән булдырылган, “Старина сибирская” музей комплексында салынган “Татар утары”нда булды. Омскидан килгән кунаклар арасыннан татар халык ашлары остасы Садия ханым Мухаметшина осталык дәресен алып барды. Катнашучыларның һәркайсы үз куллары белән кечкенә генә гөбәдияне ясап куйгач, кызуы җиткән мичтә пешереп алдык. Әле гөбәдия мичкә кергәнче, мич авызында коймак та пешеп чыкты!
Олы яшьтәге апаларның күз алдына бала чаклары, мич янында бөтерелгән әниләре килеп басты, ә яшьләр өчен мич тә, мичтә пешкән ризык та ят бер күренеш иде, алар зур кызыксыну белән барысын күзәтеп, телефоннарына төшереп бардылар… Мичтә пешеп чыккан, үз куллары белән ясаган гөбәдияләрне, коймакны бик яратып, теләп ашадылар.
Аннан соң әле яшьләрне район зоопаркына да алып бардылар һәм киләчәктә тагын да очрашып, күмәкләшеп эшләргә дигән фикердә булып, кире кайтырга дип олы юлга чыктылар… Хуҗалар кул болгап, тагын килегез дип, кунакларны озатып калдылар.
Шундый җылы, тату атмосферада эшләү – үзе бер зур канәгатьләнү хисен тудыра.
Рәхмәт ханымнарга, шулай бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезгә хөрмәт белән карап эш итә белгәннәренә. Аллаһы Тәгалә ярдәм һәм көч бирсен сезгә татарлык өчен эшләгән эшләрегездә… Алар да, үз чиратларында, рәхмәтләрен Бөтендөнья татар конгрессына һәм Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерергә телиләр, Рөстәм Нургалиевичны ТР Рәисе вазифасында калуы белән котлыйлар.
Сәяхәткә бару өчен автобус белә тәэмин иткән “Ибирь” мохтарияте рәисе Тамир Алимбаеаич Алимбаевка һәм бу эшләрне оештыручы Марат Сафаровичка, шулай ук, рәхмәтләр юллап калалар.
Киләчәктә дә шулай берләшеп, иңгә иң килеп эшләргә насыйп булсын иде дип теләп калалар.