tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировның «Татар җырлары» альбомнарын цифрлы форматта чыкты
Илһам Шакировның «Татар җырлары» альбомнарын цифрлы форматта чыкты

Илһам Шакировның «Татар җырлары» альбомнарын цифрлы форматта чыкты

Илһам Шакиров башкаруындагы халык һәм композитор җырларыннан торган альбомнар «Мелодия» фирмасы тарафыннан заманча форматта яңадан тәкъдим ителде.

Легендар татар җырчысы, халыкыбызның моңлы сандугачы Илһам Шакиров башкаруындагы «Татар җырлары» альбомнары яңадан дөнья күрде – хәзер инде заманча цифрлы форматта.

«Мелодия» компаниясе хәбәр итүенчә, әлеге язмалар 1970 һәм 1974 елларда яздырылган. Җыентыкларда татар композиторлары иҗат иткән әсәрләр белән бергә, татар халык җырлары да урын алган. Алар 2 баян һәм Вадим Усманов җитәкчелегендәге «Идел» ансамбленә кушылып яңгырый.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: моңа кадәр төрле платформаларда урнаштырылган Илһам Шакиров җырларының тавыш сыйфаты күпкә түбәнрәк дәрәҗәдә иде.

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*