tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Октябрь ае Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы өчен кайгылы хәбәр алып килде. Хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе операторы Рафит Наил улы Муллаянов, махсус хәрби операциядә илебезнең иминлеген саклап барган сугышларда, батырларча һәлак булды.

Рафит Наил улы 2020 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. 2025 елның март аенда үз теләге белән контракт төзеп хәрби хезмәткә китте. Шат күңелле, ярдәмчел, милли җанлы хезмәттәшебез безнең күңелләрдә иле өчен гомерен кызганмаган батыр булып мәңге яшәр.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы мәрхүмнең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына  сабырлык тели. Рафит Наил улының урыны оҗмахта булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*