tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин – җан – туфрак» музыкаль драмасы куелачак: Монда тулы бер эпоха чагыла
«Мин – җан – туфрак» музыкаль драмасы куелачак: Монда тулы бер эпоха чагыла

«Мин – җан – туфрак» музыкаль драмасы куелачак: Монда тулы бер эпоха чагыла

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы белән берлектә эшләнгән «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле турында сөйләделәр.

  • Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Мин – җан – туфрак» спектакле 12 октябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Башлана – 17.00 сәгатьтә.

«Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле планга кертелгән зур чара. Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик концерт әзерлибез дип тотынган идек. Ул эшли-эшли зур проектка әйләнде. Сезне талантлы карендәшебез Луиза Янсуар белән бергә эшләнгән «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектаклен чакырабыз», – диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

Ул әлеге сәхнә әсәренең нигезендә «Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу» дигән фәнни-гамәли конференция һәм аның материаллары тупланган китап ятуын ассызыклады.

«Без әлеге темага нәкъ шушы китап аша килдек. Башта документаль катламга кереп күмелдек. Безнең Гаврилов, Карбышевлар кебек бик күп каһарманнарыбыз бар. Алар арасында исемнәре болар дәрәҗәсендә билгеле булмаса да, хатлары кадерләп сакланган кешеләр дә бар. Алар үз Ватанын саклар өчен китеп, туган туфрагының ни дәрәҗәдә кадерле икәнен язмышлары белән раслаган. Ул хатларны укып, башта документаль әсәр күзаллаган идек. Аннары сәхнәдән җан тибешен тою җитешми дип, драматургик материалга алындык», дип сөйләде сәхнә әсәренең авторы Луиза Янсуар.

Ул спектакльдә берничә керәшен ыруының язмышын күрсәтелүен ассызыклады. «Монда ХХ гасырның башыннан башлап ахырына кадәр тулы бер эпоха чагыла. Әсәр керәшен этнографиясе белән үрелеп бара», диде Луиза Янсуар.

Автор сәхнә әсәренең жанрын театральләштерелгән концерт-драма дип атады. Аның авторы икәү булуын ассызыклады – алар аны Резеда Гарипова белән бергә язганнар. Режиссер да Резеда Гарипова.

Әлеге спектакльдә Олег Фазылҗанов, Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Галина Казанцева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев һәм башкалар катнаша. Шулай ук, сәхнәдә «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле һәм районнардагы керәшен фольклор ансамбльләре уйнаячак.

Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге проекты булган «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленә балаларны да чакырды. «Безнең Марсель Сәлимҗанов театрга балалар килә икән, кертегез – аларга сеңеп кала», ди иде. Безнең спектакльдә балалар үзләре дә катнаша», диде ул.

«Бу спектакльне чыгарыр алдыннан мин озак уйландым. Без сугыш темасын әкренләп оныта башлаган идек. Тарихыбызны оныта бару мине борчый иде. Мин Бөек Ватан сугышын кичергән кешеләрне генә түгел, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан кешеләрне дә, мәсәлән, үземнең Алексей бабайларны күргән кеше. Алексей бабай көрәк сакаллы ил карты булып күз алдында калган. Бу әсәргә алынганда шулар күз алдыннан үтте. Без бу әсәргә алынганбыз икән, монда бит керәшен проблемасы гына түгел. Монда бөтен халыкларга кагылышлы барлык проблемалар бар», диде спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Олег Фазылҗанов.

«Олег дәдәй әйткәнчә, барыбызның бабайлары белән шул ук тарих – алар безгә тел белән әйтмәсләр дә, гамәлләре аша Ватаның, туган-туфрагың өчен җаваплы булуның нәрсә икәнлеген сеңдереп калдырдылар. Безнең бу спектакльдә шушы дәвамчанлыкны күрсәтәсебез килде. Документалистикага килгәндә, без укып өйрәнгән хатларның барысы да яңгырамаса да, кайберләре сәхнәдән яңгыраячак. Алар арасында рус телендә язылганнары да, мари-чувашлар язганнары да бар. Шунысы да әһәмияткә ия – тамашада районнардан килгән аутентик яңгырашлы фольклор ансамбльләре дә булачак. Катнашучылар арасында яшьләрдән Иван Пугачев һәм Савелий Пугачев булачак – бу да дәвамчанлыкның бер чагылышы», – диде ул.

Әлеге спектакльдә Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов та катнаша. Ул сүзен керәшенчә итеп «Арулармысыз?» дип исәнләшүдән башлады һәм «Мине шулай өйрәттеләр» дип ачыклык кертте.

«Без авылда балачакта «җаратам» дип сөйләшә идек, Казан театр училищесына килгәч «яратам» дип сөйләшергә өйрәттеләр, биредә яңадан «Җаратам»га күчкәч авылдагы балачаклар искә төште. Без керәшеннәр шулай сөйләшә дип белми дә идек, татар авылында шулай сөйләштек. Керәшеннәрнең бәйрәмнәрен дә күреп, катнашып үстек. Хәзер республика күләмендә Питрау уздырыла, анда күп артистлар катнаша, мин катнашмаганда кызыгып карый идем, ниһаять, насыйбы җитте», диде Илфак Хафизов.

«Спектакльдә йолалары, җырлары әсәр эченнән агып чыга. Үзем катнашкан 3-5 минутлык кечкенә генә өзекләрдә дә тулы бер романлык фаҗига да, язмыш та, йолалар да бар. Луиза белән Резеда анда каймагын гына сайлап алганнар. Барысы да гади һәм тормышчан. Ничек тә шушы телне тулысынча саклап җиренә җиткереп уйнап чыгасы иде. Мин башкарасы Әндрәй – ул керәшен халкының уй-фикерләрен ача торган җыелма образ. Аның аша гомумдөнья сораулары да үз төсмерләре белән ачылган. Бу образда керәшен дә, рус та, башка милләт тә үзен күрә алыр иде», дип дәвам итте Илфак Хафизов.

ххх

Журналистлар әлеге театральләштерелгән концертның язмышы белән дә кызыксындылар. Дәүләт планы буенча аның бер тапкыр күрсәтелүе билгеләнгән. Ләкин оештыручылар аның Ватанны саклаучылар көнендә һәм Җиңү көнендә кабатлану мөмкинлеген кире какмадылар. «Мондый зур чараны бер генә күрсәтү дөрес түгел», диде Людмила Белоусова.

Әлбәттә, кабатлап күрсәтү өчен зур оештыру эшләре һәм өстәмә чыгымнар соралырга мөмкин. Үзе дә журналистика белән шөгыльләнүче шагыйрә һәм драматург Луиза Янсуар каләмдәшләренә «Мин – җан – туфрак» спектакленең кабаттан күрсәтелү мөмкинлеген матбугатта күтәреп чыгып булуын искәртте – спектакльне караганнан соң аны ошатып, кабатлап күрсәтүне кирәк дип тапсалар, әлбәттә. Шулай ук «Җәкәү йорты» дип йөртелгән Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә үткән чараларга да чакырды.

Матбугат конференциясе азагында Олег Фазылҗанов әлеге мәдәният үзәгендәге чараларның татарча үткәрелүен дә искәртеп куйды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*