Пресс-релиз
14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөньяда бер үк вакытта татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы №730 карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Акция әлеге программаның IV бүлегендә билгеләнгән «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.
«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар телен яратучы иҗади активистлар инициативасы белән оештырылган. Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Беренче елларда акция Татарстанда һәм берничә төбәктә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул киң географиягә ия зур проектка әверелде. Бүгенге көндә акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә күп көч куя. Елдан-ел катнашучылар саны арта: акция мәйданчыкларында һәм онлайн форматта меңләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый.