tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмлектә – көч
Бердәмлектә – көч

Бердәмлектә – көч

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Зур Чирекле урта мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөнир кызы Ягудина урта сыйныфларда укучы балалар өчен “Бергә булсак, җиңелмәбез” дип аталган тарих сәгате үткәрде.

Әлеге чара Россия Федерациясе гимнын тыңлау белән башланып китте. Аннары укучылар Болгавыр вакыт (Смутное время) турында презентацияне карадылар һәм Россия хакында шигырьләр сөйләделәр. Ә очрашуның кадерле кунагы – Зур Чирекле авылының модельле китапханәсе мөдире Гөлнур Айсә кызы Бирюкова укучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады һәм викторина уздырды. Балалар “бердәмлек” сүзенең нинди мәгънәгә ия булуы турында сорауга җавап бирделәр, әлеге бәйрәм белән бәйле әйтемнәр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, халкыбызның төрле заманнарда батырлык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтүе турында сөйләделәр, М.Ю.Лермонтовның “Бородино” шигырен бергәләп яңгыраттылар.

Чарада катнашучыларның уртак фикеренчә, бердәмлектә – көч, бергә булсак, без беркайчан да җиңелмәбез! Россия күп тапкырлар зур сынауларга дучар була, әмма ул, дошманнарын көнләштереп, теләсә нинди фаҗигадән тагын да көчлерәк, куәтлерәк булып чыга. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Әлфия ЯГУДИНА,

Зур Чирекле урта мәктәбенең тарих укытучысы,

Гөлнур БИРЮКОВА,

авыл китапханәсе мөдире.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*