tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман муниципаль районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант” 2025 бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.
Сарман муниципаль районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант” 2025 бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Сарман муниципаль районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант” 2025 бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Дөньякүләм «Татарча диктант»

Сарман муниципаль районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант” 2025 бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
Диктантны язу өчен мәшһүр татар галиме Каюм Насыйри иҗат ителгән махсус текст сайланган. Текст тарихи-мәдәни мотивларга баетылган һәм 180 сүздән торды.

Ике көн дәвамында укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм теләге булган һәркем татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карадылар.

Районыбызның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыгы булып торды. Барлыгы 1738 кеше катнашты.

“Сөйләгән сүзең мәгънәле, телең татлы, йөзең якты булсын”- дигән җөмләне без девиз итеп алдык.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*