Чардаклының 1 нче “Радуга” балалар бакчасында Идел буе халыкларының “Идел-йорт буйлап сәяхәт” дип аталган фестивале узды. Анда районның “Ак калфак” оешмасы рәисе чакырулы иде.
Әлеге чарада балалар, аларның ата-аналары һәм тәрбиячеләр илебезнең мәдәни күптөрлелеге белән якыннан таныштылар. Бөек Идел елгасы буйларына җәелеп киткән туган ягыбызның бай мәдәнияте һәм традицияләре, йолалары һәркемгә гаҗәпләнү һәм соклану тудырды. Безнең бәләкәй сәяхәтчеләребез үзләренең тәрбиячеләре белән бергә Идел буйлап сәфәргә кузгалдылар. Алар төбәгебезнең төрле почмакларында булып, уникаль үзенчәлекләрен өйрәнделәр. “Идел-йорт буйлап сәяхәт” фестивале, чын мәгънәсендә, игелек, башка мәдәниятләргә хөрмәт күрсәтү һәм Туган илебез белән горурлык хисе кичерү дәресенә әверелде. Без төрле халыкларның уртаклыклары күп булуын күрдек, шулай ук ата-бабаларыбызның традицияләрен кадерләп саклау кирәклеген аңладык.
Ә фестивалебез милли костюмнар парады белән башланып китте. Аннары балалар Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдырган җыр-биюләрне башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
“Идел-йорт буйлап сәяхәт” фестивале – кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйга, ул бөек елга буйларында гасырлар буе дус-тату, аңлашып яшәүче халыкларның дуслыгын ныгытуга булышлык итә. Шундый чаралар безнең балалар бакчасында традициягә керер һәм туган төбәгебезнең мәдәниятенә һәм тарихына кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Динара САФИУЛЛИНА,
Чардаклының “Радуга” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Чыганак: emet73.ru