tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләренең бер төркеме Ярмәкәй районында булды
“Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләренең бер төркеме Ярмәкәй районында булды

“Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләренең бер төркеме Ярмәкәй районында булды

21 ноябрь көнне безнең “Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләренең бер төркеме Ярмәкәй районында булды.
Башта район үзәгендәге крайны өйрәнү музеен зур кызыксыну белән карадык, ә аннары төркемдәшебез Шәйхразый әфәнде Вәлиәхмәтовның шәхси музеена юл алдык. Сәгать ярым музейдагы экспонатлар белән танышу да, безгә әллә никадәр тарихыбызга башкачарак карарга этәргеч бирде дисәк, тә хата булмас. Андагы бай тарихи хәзинә хакында сөйләп – аңлатып кына бетереп булмый, аны барып күрергә кирәк! Башкортстаныбызда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә шушы музейны күрсәтсәк, аз булмас.
Төшке аштан соң икенче коллегабыз Рәзилә Нургали кызы Котлыюлова, туган авылы Гәбкәримгә, тарих белән кызыксынучылар, үзэшчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр янына алып китте.
Авыл клубында бик җылы шартларда үткән очрашуның башыннан азагына кадәр район башлыгының урынбасары Ирина Флүр кызы Рәхмәтуллина, авыл Советы рәисенең урынбасары Люзия Камил кызы безнең арада булды һәм бик эчтәлекле чыгыш ясады.
Төбәк тарихын өйрәнүче төркемдәшләребез Марат Ахунов, Равил Гомәров, ярмәкәйлеләр Рәис Ханнанов, Зилә Зарипова, Глүзә Зарипова, Наилә Ханнановаларның район һәм Гәбкәрим авылының тарихына кагылышлы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Ярмәкәй районының “Ак калфак” ансамбле, Рәис Ханнановның гармунчылар ансамбле чыгышлары, Флюра Низамованың моңлы җырлары очрашуга ямь өстәде. Бүгенге күркәм чараның модераторы Рәзилә Нургали кызы булды. Афарин!
Ә иганәчеләре – Шәхразый әфәнде hәм Гәбкәрим авылында оешкан “Тарих тәгәрмәче” түгәрәге активистлары. Барыгызга да бик зур рәхмәт Ярмәкәйлеләр!

Анисә Ягафарова, төбәк тарихын өйрәнүче.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*