6 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Мордовиядә булды.
Биредә Данис Фәнис улы Әзүркә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориаль стелага чәчәкләр салды. Җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар һәм яшьләр белән бергә ул Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен аямый көрәшкән батырларны искә алды.
Шулай ук бу көнне Россия Федрациясе Герое, атказанган пилот Дамир Йосыпов батырлыгын мәңгеләштерүче “Герой дивары” ачылышы булды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия гражданнар авиациясе пилоты, “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясенең һава судносы экипажы командиры, Россия Герое Дамир Йосыпов үзе дә катнашты.
Аның гамәле каһарманлык һәм кыюлык үрнәге булды. “Герой дивары” ватандашларыбыз өчен горурлык символы булсын иде. Чын геройларның безнең арабызда яшәвен күрсәтә ул.
Белешмә өчен: Дамир Йосыпов 2019 ел августында двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утыртты. Ул 226 кешенең гомерен саклап калды. Күрсәткән батырлыгы һәм профессионаллыгы өчен Россия Герое исемен алды.



