tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелә
Махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелә

Махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелә

“Чулпан” мәчетенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю һәм җибәрү буенча мәхәллә кешеләренә Новокузнецк шәһәрендәге татар туган якны өйрәнүчеләре җәмгыяте дә кушылды. Төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруда актив катнашучы татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар йөк җибәрүне оештырды.

Алар Халык көче Хәйрия фонды белән йөкне Курск юнәлешенә җибәрделәр. Гуманитар ярдәмнең төп партиясе  14 декабрьдә җибәрелә. Хәрби госпиталь өчен йөкне үзләре барып 15 декабрьдә тапшырырга планлаштыралар.

Хәзерге вакытта җәмгыятебезнең бердәмлеген күрсәтү бик мөһим. Ватандашларыбыз үз гомерләрен куркыныч астына куеп ил мәнфәгатьләрен яклаганда беркем дә читтә кала алмый. Шуңа күрә аларга һәрдаим ярдәм итеп тору – изге бурыч.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*