Казан китапханәләренә күзәтү ясауны дәвам итәбез!
Бүген китап эзе безне Киров районына китереп чыгарды. Бишбалта яки Адмираллык бистәсе – зур, буталчык һәм бик кызыклы тарихлы район. Казанлылар аңа әбинең иске сандыгына караган кебегрәк карый: ачып, эчендәгене актара башласаң, бик озакка сузылырга мөмкин. Казансу белән Идел кушылган урын үзәктән ерак урнашып, әле күптән түгел промзона буларак кабул ителгән булса да, тормыш монда үз көенә ага. Бу салмак тормышны күзәтү уйланырга, иҗат итәргә этәрә. Әлеге феномен бистәнең сәнгать ноктасы концентрацияләнгән урында – 26 нчы номерлы китапханәдә аерымачык сизелә.
ДИҢГЕЗ СУЛЫШЫ ҺӘМ МЕҢ ДӘ БЕР ИНТЕРАКТИВ
Казанда һәр яктан зур тәрәзәләре булган бердәнбер, табигый яктылыкка бай китапханә бу. Көзнең җылы көннәрен урамда китап укып үткәрергә була – китапханәнең тышкы ягында 20 ләп кешене сыйдырлык озын эскәмия. Китапханә Клара Цеткин урамы, 11 нче йортта урын алган. Әлеге бинаны 1981 елда төзиләр, китапханә шул вакыттан ук үз эшчәнлеген башлый. 2019 елда аны реконструкциялиләр һәм ул бистәнең үзенчәлекле иҗади ноктасына әверелә.
Китапханә эчендә зур балалар зонасы бар. Берсе – дәресләр һәм остаханәләр өчен матур якты бүлмә, икенчесе – ирекле уку залы. Шунда ук өстәл уеннары, буягычлар һәм башка интерактивлар урын алган. Балаларга монда күңелсез булмаячак, монысы факт.
Экоматериаллар, тыныч төсләр кулланып ясалган дизайн, тематик бизәлеш, люстралар һәм гомуми хис-кичерешләр турында да берничә сүз әйтәсе килә. Китапханәдә агач, металл элементлар күп, монда бизәлеш районның үзенә тиң – бу тирәләрдә кайчандыр бөтен илгә җибәрелгән, диңгезләрне гизгән кораблар төзелгән, шунлыктан, кайбер люстралар дулкын формасында, кайбер яктырткычлар диңгезчеләргә маяк булган җидегән йолдызны хәтерләтә.
НИНДИ КИТАПЛАР ЭЗЛӘП КИЛЕРГӘ?
Китапларның барысы да күпсанлы киштәләрдә урын ала. Монда фонд яки ниндидер аерым бүлмә юк, бөтен 68 мең китап – күз алдында, араларында татар классикасы да, чит ил әдәбияты да һәм хәтта комикслар да бар. Кайберләренә әдипләрнең кулы кагылган: Людмила Мартова, Пётр Земсков, Эдуард Веркин, Дмитрий Емец, Илья Бояшов, Эдуард Учаров кебек шагыйрь һәм язучыларның култамгалары бар.
Гадәттәгечә, китапханәдә күзгә ташланган һәм хезмәткәрләр киңәш иткән китапларны да язып үтәм:
Р.Ф. Мәрданов, И.Г. Һадиев «Татар китабы», 0+
Бик матур һәм сирәк очрый торган альбом. Ул урта гасырдан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлекле һәм башка бик күп төр татар китапларын үз эченә ала. Китапны актарганда күзгә таныш китаплар да, бер дә таныш булмаган, әмма кызыклы басмаларның фотоларын да күрәсең.
Гарәфетдин Хисаметдинов «Бишбалта», 6+
Бишбалта бистәсе турындагы китап. Бу районга килгәч, аны урап чыгарга тагын бер сәбәп. Бистә буйлап йөргәндә китап битләрендәге мәгълүмат искә төшә. Үз-үзеңә экскурсовод булып карар өчен шәп мөмкинлек. Авторы – төбәкне өйрәнүче меценат.
Дэна Харрис «Где моя мышь? Занимательная психология для любителей котиков», 12+
Әгәр дә песи халкы үз психологиясен уйлап тапкан булса, ул «Песихология» дип аталган булыр иде. Китап песиләрдән камиллеккә өйрәнергә ярдәм итә торган шаян инструкция.
Карл һәм Александр Фуксның III томлыгы, 0+
Бу китаплар өчен китапханәгә махсус килүчеләр байтак. Чөнки алар башка җирдә юк. Әсәрләр җыелмасы бик матур тышлык белән чыгарылган.
Кыскасы, китапханәдә китаптан күп әйбер юк (менә сиңа мә!). Ә мма иң тәэсир иткәне ул түгел, ә килеп керү белән биләп алган энергия һәм дәрт.
ИҖАТ ЧИРЕ ЙОККАННАР
26 нчы номерлы китапханәдә иҗат белән «чирләүче» яшьләр эшли. Монда эшләүчеләрнең күбесе 25–26 яшьлек иҗатчылар. Алар эшләренә мөкиббән китә, сәгатьләр буе әдәбият, шигърият һәм китаплар турында сөйләшә ала; шигъри лабораторияләр ясап, әдәби кичәләр оештыра. Язучылар белән яшьләрне очраштыра һәм яңа иҗатчылар тәрбияли. Китапханә хезмәткәрләре инициативасы белән барлыкка килгән КОМП (Казанское объединение молодых поэтов), ике атнага бер мәртәбә шигъри укулар, ачык микрофоннар һәм фатирниклар үткәрә. Шулай ук алар үз куллары белән киштәләрне бизи һәм яшь укучылар өчен квестлар оештыра.
«Безнең чараларга йөрүчеләр гаиләбезгә әйләнде», – ди алар үзләре.
Һәрбер идея, талпыныш монда әзер продуктка әверелә ала. Чаралар бихисап, аларның барысын да санап чыгу авыр булыр иде, әмма яшьләр социаль челтәрләрне актив алып бара һәм булачак кичәләр турында көндәлек рәвештә постлар чыгарып тора.
Чыганак: idel.top

