tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Садиев истәлегенә турнир
Рәмис Садиев истәлегенә турнир

Рәмис Садиев истәлегенә турнир

Ульяновскиның 4 нче спорт мәктәбендә Рәмис Сәит улы Садиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча 13 нче турнир узды. Хәзер инде традициягә кергән спорт бәйгесендә йөздән артык яшь көрәшче көч сынашты.

Танылган көрәшче һәм меценат Рәмис Сәит улы Садиевның фаҗигале рәвештә безнең арабыздан китүенә үткән елның көзендә унөч ел булды. Спортчының тугрылыклы, сыналган дуслары һәм үзе тәрбияләп калдырган яшь көрәшчеләр ел саен аның истәлегенә багышлап турнир уздыралар. Бу юлы турнирны Засвияжье районының Отрадная урамында урнашкан 4 нче спорт мәктәбе кабул итте. Анда бәйгене үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде, шуңа күрә турнир оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте.

Турнирда катнашучыларны Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе, Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Абитов сәламләде. Ул бәйгене оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, өлкәбездә спорт үсешенә зур өлеш керткән Рәмис Садиевның игелекле эшләре турында сөйләде. Без дә Рәмис дустыбызны онытмыйбыз, ел саен “Винновская роща” паркында узучы район Сабан туенда көрәштә җиңүчегә аның исемендәге призны тапшырабыз, диде Рамил Заһит улы. Ә Рәмис Сәит улының әнисе Рауза апа спорт мәктәбе җитәкчесе Альберт Рафаэль улы Мифтаховка, спонсорларга, газиз баласының ярдәмчел, киң күңелле дусларына һәм мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәтләрен юллады. Заманалар катлаулы булуына карамастан, турнир ел саен матур, киң күләмдә уза, яшь көрәшчеләр теләп катнашалар, моңа без бик тә сөенәбез, диде Рауза апа Садиева.

Грек-рим көрәше буенча 13 нче турнирда җиңүчеләр арасында татар егетләре дә бар. Менә алар: Айдар Садыйков һәм Камил Тазетдинов (32 кг), Исмаил Мухаметшин һәм Артур Сайфутдинов (38 кг), Самат Кәримов (48 кг), Марсель Мухаметзянов (52 кг), Камил Кәримов (62 кг), Камил Юсупов (85 кг), Исмаил Гафуров (100 кг).

Турнирда җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга спонсорлар исеменнән грамоталар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*